«Милн иленә сәяхәт»: әдәби сәгать (0+)

20 гыйнварда 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Милн иленә сәяхәт» дигән әдәби сәгать үткәрде. Ул барыбыз да яраткан йомшак аю баласы – Винни-Пух һәм аның тугры дусларын иҗат иткән танылган әкиятченең 140 еллык юбилеена багышланды. 

Балалар авторның әкият геройларын ничек уйлап табуы һәм китап иҗат итүгә язучыга илһам биргән уенчыкларның Нью-Йорк җәмәгать китапханәсендә саклануы турында белде. Алар «Винни Пух и все-все-все» әкиятеннән иң кызыклы өзекләрне бик мавыгып тыңлады, «Винни» һәм «Пятачок» командаларына бүленеп, «Шаян болыт» күңелле уенында бик теләп катнашты. «Винни-Пухка татлы күчтәнәчләр җый» дигән күңелле эстафета һәм күзләрен каплап яраткан геройларының рәсемен ясау балаларга аеруча ошады. Чара азагында нәни китап сөючеләр үзләре ясаган кызык рәсемнәрне карады, кичерешләре белән уртаклашты. 

Поделиться: